news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

12 июньдә Чемпионат җанатарларын шәһәрдән-шәһәргә бушлай поездларда йөртәчәкләр

Җанатарлар өчен өстәмә поездлар 31 маршрут буенча йөриячәк.

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). 12 июньдә җанатарларны футбол буенча 2018 елгы Дөнья чемпионатын оештыручы 11 шәһәр арасында 31 маршрут буенча өстәмә поездларда йөртәчәкләр. Бу хакта Россия тимер юллары матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җанатарларны бушлай өстәмә поездларда йөртү өчен 75 состав җәлеп ителгән. Пассажирларга хезмәт күрсәтү өчен 36 вокзал комплексы әзерләнгән.

“Тимер юлчылар спорт ярышлары узачак шәһәрләр арасында маршрутлар буенча өзлексез һәм имин хәрәкәт тәэмин итәргә тиеш була. Моның өчен кирәкле әзерлек чаралары тәмамланган”, - диелгән матбугат хезмәте хәбәрендә.

Моннан тыш, 10 июньнән 17 июльгә кадәр компаниядә тулы әзерлек режимы кертелә. Барлык хезмәтләр дә төгәл һәм өзлексез эшләргә, штаттан тыш вазгыятьләргә әзер булырга тиеш.

news_right_1
news_right_2
news_bot