news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

12 июнь – Россия көне илдә эшләми торган бәйрәм көн булып тора

Ул көнне Бәйсезлек көне дип тә атыйлар

 (Казан, 28 май, “Татар-информ”). 12 июнь – Россия көне илдә эшләми торган бәйрәм көн булып тора. РСФСРның дәүләт суверенитеты турындагы декларация кабул итү көне 12 июньдә 1992 елдан бирле билгеләп үтелә. 12 июньне шулай ук Бәйсезлек көне дип тә атыйлар.

ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының производство календаре нигезендә, Россия көне эшләми торган бәйрәм көн булып тора. Шулай итеп, татарстанлылар тагын 2 атнадан,  12, 13, 14 июньдә (җомга, шимбә һәм якшәмбе), 3 көн рәттән ял итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot