news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

12 гыйнварга Россиядә еллык инфляция 6,27 процент тәшкил иткән

2026 елның 12 гыйнварына Россиядә еллык инфляция 6,27 процент тәшкил иткән. Бу хакта Россия Икътисади үсеш министрлыгы әзерләгән агымдагы бәя ситуациясе турында күзәтүдә әйтелә.

Гыйнварның беренче унике көнендә кулланучылар бәяләре 1,26 процентка арткан, бу 1 гыйнвардан НДС ставкасының 20 проценттан 22 процентка кадәр артуы белән бәйле.

Азык – төлек товарлары сегментында бәяләр 1,4 процентка арткан. Җиләк-җимеш, яшелчә продукциясенә үсеш 7,88 процент тәшкил иткән, калган азык-төлеккә – 0,92 процент. Шул ук вакытта шикәргә бәяләр кимегән (-0,3%), ак майга алар үзгәрешсез калган, сөт продукциясе 0,2 процентка, көнбагыш мае 0,3 процентка кыйммәтләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot