news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

12 февральдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы йомгаклау коллегиясен уздыра

Коллегиядә белем бирүнең хәзерге торышы һәм инновацион үсешен тәэмин итү механизмнары, “Татарстан Республикасында электрон белем бирү” проекты, 2010-2015 елларга Татарстан Республикасы мәгариф үсеше стратегиясенә кагылышлы мәсьәләләр каралачак

(Казан, 11 февраль, “Татар-информ”). Иртәгә – 12 февральдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының йомгаклау коллегиясе уза. Анда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнехановның, ТР Мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдиновның, Татарстан мәгариф идарәләре җитәкчеләре, белем учреҗдениеләре директорлары катнашуы көтелә.

Коллегиядә муниципаль белем бирүнең хәзерге торышы һәм инновацион үсешен тәэмин итү механизмнары, “Татарстан Республикасында электрон белем бирү” проекты, 2010-2015 елларга Татарстан Республикасы мәгариф үсеше стратегиясенә кагылышлы мәсьәләләр каралачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot