Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
12 декабрьнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар
Татарстан Президенты мәдәният министрын сүлпән эшләүдә гаепләде, республикада буран көтелә, Милли музейда революциягә багышланган күргәзмә ачылды.
Рөстәм Миңнеханов авыл клубларының нәтиҗәле эшләмәве уңаеннан шелтәсен белдерде/"Авыл мәдәният йортларында тормыш кайнарга тиеш", – ди Президент.
Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанның яшь гражданнарына паспортлар тапшырды/Татарстан парламенты башлыгы хәбәр иткәнчә, быел республикада 17 меңнән артык кеше паспорт алачак.

"Зенит" волейбол командасы дөнья чемпионатындагы уенын башлый/Владимир Алекно шәкертләренең чемпионатта 5 тапкыр катнашып, әле бер мәртәбә дә җиңүче булганы юк.

Рөстәм Миңнеханов мәдәният министры Айрат Сибагатуллинны акрын эшләгәне өчен тәнкыйтьләде/Ул мәдәният йортларын төзекләндерү эшләрендә инициатива күрсәтмәүдә һәм сүлпән эшләүдә гаепләнде.

Төркия татарларының беренче хатын-кыз профессиональ җырчысы Мөзәян Йылдыз вафат булды/Ул "Шахта", "Баламишкин", "Караурман" кебек татар халык җырларын башкаруы белән истә калачак.

Утыз ел күрсәтелмәгән революция экспонатлары кабат Милли музейда урын алды/Татарстан Милли музеенда "Революция давылы: Россия тарихында 1917 ел" дигән масштаблы күргәзмә ачылды.

Татарстанда төнлә һәм көндез буран көтелә/Республиканың күпчелек районнарында кар, урыны белән җепшек кар явачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз