news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданда Яңа ел чыршысын кору эшләре башланды

Казанның Идел буе районында, «Чулпан» мәдәният үзәге каршындагы мәйданда Яңа ел чыршысын кору эшләре башланды. Корылманың биеклеге 12 метрга җитәчәк.

Чыршы якты диодлы гирляндалар һәм яңа ел уенчыклары белән бизәләчәк. Яңа ел символы булган яшел чыршы тирәсенә якты утлар белән бизәлгән өч шар рәвешендәге инсталляция урнаштырылачак, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе матбугат хезмәте.

«Чулпан» мәдәният үзәге янындагы мәйданда төрле төстәге гирляндалар һәм якты диодлы кар бөртекләре утлары кабыначак.

Мәйданда көн саен 16:00–21:00 вакыт аралыгында яңгыраячак матур яңа ел җырлары шәһәр халкына Яңа ел кәефен, сихри мизгелләр бүләк итәчәк.

Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, чыршы мәйданчыгын ачу тантанасы 19 декабрьгә билгеләнгән. Ул көнне биредә Кыш Бабай һәм Кар Кызы катнашында концерт узачак. Кичә кунаклары өчен бай эчтәлекле интерактив программа, музыкаль уеннар һәм флешмоблар әзерләнә.

Бәйрәм чарасы 16:00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot