Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Эр-Рияд аэропортына һөҗүм итү нәтиҗәсендә 12 кеше һәлак булган, 300дән артыгы зыян күргән
Согуд Гарәбстаны башкаласында урнашкан король Халид исемендәге аэропортка һөҗүм итү нәтиҗәсендә ким дигәндә 12 кеше һәлак булган һәм 300дән артык кеше зыян күргән. Бу хакта ТАСС агентлыгы корольлекнең Гражданлык авиациясе баш идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.
Мәгълүмат чаралары белешмәләре буенча, ракета һөҗүмнәреннән соң бина түбәсенең бер өлеше кешеләр өстенә җимерелеп төшкән. Эр-Рияд аэропортының 3нче һәм 4нче терминалларына сизелерлек зыян килгән.
Йәмән хуситлары авиакомпанияләрне Согуд Гарәбстанына билгеләнгән рейсларны кичектерергә чакырды һәм корольлек аэропортларын һөҗүм итү объектлары дип игълан итте, диелә агентлык хәбәрендә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз