news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

12 августның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Татарстанга яшенле яңгырлар килә, Краснодар татарлары өчен сәйлән белән чигү дәресләре үтә, Нижгар татарлары "Җәйге очрашулар"га чакыра.

Төрки халыклар Омск өлкәсенә корылтайга җыела / Чара тәүге тапкыр оештырылачак.

Татарстанга яшенле яңгырлар килә / Яшен вакытында кыска вакытлы көчәючән җил булачак.

Ленин исемендәге Мәдәният йорты татар һәм рус телләрендә мультфильмнар күрсәтә / "Татармультфильм" студиясе тарафыннан төшерелгән анимацияле кинотасмалар "Ура,каникуллар!" программасы кысаларында тәкъдим ителә.

Семейда Татар сәнгать мәктәбен тәмамлаучылар концерт куйган / Программада классик, халык һәм заманча композицияләр яңгыраган.

Краснодар татарлары өчен сәйлән белән чигү дәресләре дәвам итә / Мастер-классларда милләттәшләр калфаклар, түбәтәйләр чигәргә өйрәнә.

Нижгар татарлары "Җәйге очрашулар"га чакыра / Пилнә районы Петрякс авылында татар халык иҗаты фестивале уздырыла.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot