news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

12 апрельдә Татар китабы йортында «Галәм көне» узачак

Космонавтика көне уңаеннан «Гыйлем» берләшмәсе һәм Татар китабы йорты татар телендә махсус кич оештыра. Бу хакта «Татар китабы йорты» телеграм-каналында хәбәр ителә.

Әлеге кичәгә әдәбият, астрономия һәм галәмне сөючеләрне чакырып калалар.

Программада:

  • Салмак уку сессиясе: татар фантасты Адлер Тимергалин әсәрләре
  • «Галәм сиңа дәшә!» квизы
  • Астрофотография сәнгате остаханәсе
  • Кино сәгате.

Чара 17:30 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot