news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда яшен, көчле җил һәм томан фаразлана

Бүген кич һәм төнлә Татарстанда яшен һәм җил тизлегенең секундына 15-20 метрга кадәр көчәюе көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Казанда 13 августта көндез яшен булуы фаразлана.

Шулай ук төнлә һәм иртән томан төшәчәк, ә көндез көчле яңгыр һәм боз явуы көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot