news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

11нче сыйныф өчен яңа тарих дәреслеге 1 сентябрьгә кадәр барлык мәктәпләрдә булачак

Яңа уку елы башланганчы 11нче сыйныфлар өчен яңа тарих дәреслекләре белән Россиянең барлык мәктәпләре тәэмин ителәчәк. Бу хакта мәгариф министры Сергей Кравцов Новосибирск өлкәсе мәгариф хезмәткәрләре съездына видеомөрәҗәгатьтә әйтте. РИА Новости шул хакта яза.

«Безнең тарафтан 10-11 сыйныфлар өчен өр-яңа тарих буенча беренче бердәм дәүләт дәреслеге булдырылды инде. Ул ике тулысынча синхронлаштырылган курстан тора - Россия тарихы һәм гомуми тарих. Шунысы мөһим, 11нче сыйныф өчен дәреслек 1 сентябрьгә кадәр илебезнең барлык мәктәпләренә тапшырыла», - диде ул.

Дәреслеккә махсус хәрби операция башлану, Россия составына Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре керүе, шулай ук санкцион басым да кергән.

Хәзер барлык мәктәп фәннәре буенча бердәм дәреслекләр эшләнә, аларны 2025 ел ахырына кадәр әзерләп бетерәләр, дип өстәде Кравцов.

Якындагы биш елда яңа дәреслекләргә тулысынча күчү планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100