news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

11нче Шәһәр хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе мөдире Резидә Абдуллина вафат

Казанның 11нче Шәһәр хастаханәсенең хатын-кызлар консультациясе мөдире Резидә Абдуллина вафат булды.

Резидә Абдуллина 11нче шәһәр хастаханәсендә 1992 елдан бирле эшләде. Ул хезмәттәшләре арасында гына түгел, күп санлы пациентлар арасында да абруй казанды. Күп еллар дәвамында ул берничә буын яшь белгечләр өчен остаз булды, диелә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.

Резидә Абдуллина хатын-кызлар консультациясенең мөһим мәсьәләләрен хәл итүдә катнашты, аның өзлексез эшен тәэмин итәргә тырышты. Хезмәттәшләренең йөрәгендә ул югары квалификацияле белгеч, зирәк җитәкче һәм сизгер кеше буларак истә калачак, ди Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе коллективы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100