news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

11енә кадәр Казан юлларыннан 60 мең тонна чамасы кар чыгарылырга тиеш

Хәзерге вакытта шәһәрдә 2 айлык явым-төшем нормасы күләмендә кар яуган дип исәпләнә

(Казан, 8 гыйнвар, «Татар-информ»). Алдан чыгарылган исәпләүләр буенча, Татарстан башкаласында бу сезонда 240 мең тонна, ягъни 2 айлык явым-төшем нормасы күләмендә кар яуган дип исәпләнә. Казанда юл чистартучыларга хәзер 11 гыйнварга кадәр 60 мең тонна чамасы кар чистарту бурычы куелган, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте. Аерым алганда, юлларны чистартуга узган 2 тәүлектә генә дә 600 берәмлек техника, шуларның 250се – үзбушаткыч машина җәлеп ителгән, 30 мең тонна кар чыгарылган. Соңгы 7 көндә җыеп алынган кар исә 120 мең тоннага, кыш башыннан бирле 180 мең тоннага җыела. 

 Бүген Казанда чистартыла торган урам-юл челтәренең гомуми мәйданы 18 млн. кв.м чамасы, кар эретү һәм җыю пунктларына кар чыгарыла торганы – 10 млн. кв.м.
 


news_right_1
news_right_2
news_bot