news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"112" хезмәтендә шалтыратуларны кабул итүче операторларның яртысы татарча яхшы белә

Хезмәттә абонентларга татар, рус һәм инглиз телләрендә җавап бирәләр.

(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). 112-системасының шалтыратуларны кабул итү үзәгендә абонентларга татар, рус һәм инглиз телләрендә җавап бирәләр. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

“112 ашыгыч шалтыратулар хезмәте” директоры Ольга Лозовая “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә операторларның 50 проценты ике телдә сөйләшүен әйтте. “Оешмада 69 оператор эшли, шуларның 35ләбе татарча яхшы белә”, – дип бедерде Ольга Лозовая. Аның әйтүенчә, татарча аңламаганнары татар телле операторга тоташтыра ала. “Татар теле белән бернинди проблема юк”, – ди ул.

Татарстан буенча Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры урынбасары Олег Степущенко татар, инглиз, рус телләреннән тыш, ихтыяҗ булганда башка телләрне белүче операторлар да эшкә җәлеп ителүен белдерде. Әйтик, дөньякүләм ярышлар, чемпионатлар вакытында немец, португал телләрендә дә шалтыратулар булган. “Конфедерацияләр кубогы вакытында чит ил кешеләреннән 94 шалтырату кабул ителде, бу әле татар, рус, инглиз телләреннән кала”, – диде министр урынбасары.

Мөрәҗәгатьләрнең гомуми статистикасына карасак, 2014 елда – 1,6 миллионнан артык, 2015 елда – 2 миллионнан артык, 2016 елда – 1,8 млиллионан артык, 2017 елның 9 аенда 1,4 миллионга якын шалтырату кабул ителгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100