news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

"1109нчы чакрым" тукталышында

Фнүн МИРЗАЯНОВ, Ижау өлкәсе

“Кама авылы турында нәрсә беләбез соң?” - дигән сорауга мин: “Монда яшәүче халык турында “Яңарыш” газетасы редакциясе белән элемтәдә торган Мирдәлиф Якупов, Ягъфәр Сафиуллин, Ализә Хурамшиналар аша танышып торабыз. Удмуртиядән туган ягым Башкортостанга электр поезды белән кайтып йөргәндә, Каманы “1109нчы километр” тукталышы буларак беләм”, - дип җавап бирер идем.

Әлеге Кама станциясе һәм елга порты биналарына истәлекле такталар урнаштыру тантанасы, “Уйна, гармун” кичәсе минем өчен дә кабатланмас вакыйгага әверелде.

Кайчандыр “Бутыш” дип аталган бу урын тора-бара Кама поселогы дәрәҗәсенә үсә. Ә бүгенге көндә исә ул янә рәсми рәвештә Кама авылы дип йөртелә. Авыл советы башлыгы Галимҗан Фатих улы Юсупов әйтүенчә, Кама “поселок”тан “село” атамасына 7-8 ел элек кенә күчерелгән. Ул зур икеләнүләрдән соң, халык белән киңәшләшеп, фикер алышканнан соң эшләнгән. Чөнки су, газ, ут һәм башка коммуналь торак хезмәтенә түләү хаклары “авыл” дип исәпләнгән очракта икеләтә арзанрак”, - ди ул. Кама авылы халкының 60%ы татарлар, калганнары руслар һәм башка милләтләр. Алар үзара дус гомер кичереп, рус, удмурт милли бәйрәмнәрен дә, Сабан туен да бергәләп матур итеп бәйрәм итәләр икән. “Аллага шөкер, биредә милләтебезнең гореф-гадәтләрен үз итүче, мәдәниятебезне яратучы татарлар яши. Удмуртиядәге бердәнбер булган “Яңарыш” газетасын да бик якын итеп, санын-санга укып баручылар шактый, - ди Галимҗан әфәнде. - Кызганыч, бүгенге көндә мәдәният йортыбыз бик иске. Авылыбызга артистлар килеп, концерт-кичәләр оештыру өчен шартлар юк”.

...Авыл белән танышып, аның матур табигатен, Кама буйларын күзәтеп йөргән арада, тантана башланыр вакыт та якынлашты. Кама станциясе бинасына истәлекле такта урнаштыру тантанасында чыгыш ясаган һәркем әлеге чараның әһәмияте һәм тарихи кыйммәтен ассызыклады. Бәйрәм барышында тимерьюл буйлап бер-бер артлы поездлар узып йөрүе әлеге чараның куәтен тагын да арттырган төсле тоелды. Шушы тимерьюлда гомере буе эшләгән хезмәт ветераны Лилия Фәрит кызы Кәлимуллинаның чыгышы минем күңелгә бигрәк тә үтеп керде. Үз әти-әниләреннән кабул итеп алган тимерьюл хезмәте эстафета сыман балаларына да тапшырылуы хакында сөйләде ул. «Шуңа да минем өчен тимерьюлларга тормыш мәгънәсе салынгандыр сыман”, - ди Лилия ханым.

Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге президенты Фнүн Мирзаянов бу чараны оештыруда беренчеләрдән булу өстенә, тантананы да үзе алып барды. Ул үз чыгышында биредә сентябрь аеннан татар телен өйрәнү курслары оештырылачагы, гореф-гадәтләрне саклап калуга игътибар артачагы хакында сөйләп үтте.

Әлеге чараны оештыруга зур өлеш керткән Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Равил Гыйльмулла улы Шәрифуллин биредә гомер итүче татарларның мәнфәгатьләрен кайгыртуны дәвам итәчәкләрен, көзен монда зур мәдәни чара оеш¬тырылачагын әйтте.

Алга таба бәйрәм авыл уртасындагы Сабан туе уза торган мәйданда дәвам итте. Өстән яңгыр явып торуына карамастан, авыл халкы бирегә җыйналды. Матур итеп бизәлгән табигать кочагындагы сәхнәдә әле рус, әле удмурт, әле татар милләтеннән булган ансамбльләр чыгыш ясады. Исеме үк “Уйна, гармун!” дип аталган чараның баян, тальян гармуннары көйләре белән үрелеп баруы аеруча матур иде. Кичәдә “Бәхет” ансамбле сәхнәләштерелгән күренештә бурлаклар, аларның авыр хезмәте һәм тормышы шундый оста тасвирланды ки, әйтерсең лә сәгать телләре бер гасырга артка чигенеп, шушы авыр елларга алып кайт¬ты. Әлеге күренеш татар телендә барганга күрә, башка милләттән булган тамашачылар: “Нәрсә дип әйтте ул?” - дип, бер-берсеннән сораша-сораша бар нечкәлекләре белән аңларга теләп карадылар. Аннары: “Рәхмәт, булдырдыгыз!”, - дип дәррәү кул чаптылар. Әлеге тамашаны караганда яшерен генә күз яшьләрен сөртүчеләр дә бар иде.

Ә “Гүзәл” ансамбленең яшь сәхнә остасы Рөстәм Егоровның дәртле җырлары тамашачыларны таң калдырды.

Камбарканың “Сабантуй” ансамбле чыгышы тамашачыларга аеруча якын, кадерле булгандыр. Чөнки “Сабантуй” ул якларда халыкчанлык белән сугарыл¬ган бердәнбер татар ансамбле.

Әлеге матур кичәнең әһәмияте турында әйткәндә, аның оештыручыларына рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Бигрәк тә бу эшне башлап җибәрүче, идеясен бирүче Мирдәлиф әфәнде Якупов мактауга лаеклы. Истәлекле тактаны әзерләүдә матди ярдәм күрсәткән “Удмуртнефть” компаниясенә һәм әлеге чараны оештыруда катнашучыларга «Афәрин!» дип әйтәсе килә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot