news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

11 яшьлек татарстанлы Грозный шәһәрендә Коръән-хафизлар конкурсында катнашты

Коръәнне яхшы белүче гамәлен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хуплады.

11 яшьлек татарстанлы Грозный шәһәрендә Коръән-хафизлар конкурсында катнашты
dumrt.ru

(Казан, 22 август, «Татар-информ»). Бүген Грозный шәһәрендә халыкара Коръән укучылар конкурсында Татарстаннан 11 яшьлек Әхмәд Шахмәмәдов чыгыш ясады. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Малай туганнан бирле әти-әнисе белән Мәккәдә яши һәм гаилә традицияләрен дәвам итә – ул Рәшидә абыстай Исхакованың оныкчыгы. Әхмәд татар, рус һәм гарәп телләрен камил белә. Ул ун яшь ярым булганда Коръәнне тулысынча өйрәнеп бетергән.

Быел яшүсмер Казанның Галиев мәчетендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган Корбан бәйрәмендә Коръән укып танылган.

Татарстанлы бүген 25 төбәкне тәкъдим иткән конкурсантларның соңгысы булып чыгыш ясады. «Конкурс нәтиҗәләре һәм җиңүчеләре иртәгә билгеле булачак», - диелгән хәбәрдә.

Малайга әти-әнисе генә түгел, ә Грозныйга эш сәфәре белән килгән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да ярдәм итә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100