Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
11 сыйныфлар йомгаклау иншасын 2021 елның апрелендә язачак
Чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханына керү өчен йомгаклау иншасын быел декабрьдә язарга тиеш иде.
(Казан, 20 ноябрь, «Татар-информ»). 11 сыйныфлар өчен йомгаклау иншасы язуны 2020 елның декабреннән киләсе елның апреленә күчерделәр. Мондый карар начар эпидемиологик вазгыять аркасында кабул ителгән. Бу хакта Мәгариф һәм фән өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итте.
«Инша язу 2021 елның 5 апрелендә узачак», — диделәр ведомствода.
11 сыйныф укучылар өчен йомгаклау иншасы Бердәм дәүләт имтиханына керү өчен кирәк. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучылар инша урынына изложение яза ала.
Моннан тыш, тугызынчы сыйныф укучылары өчен дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү өчен кирәк булган рус теленнән йомгаклау әңгәмәсенең дә форматы үзгәртелгән.
Расписание буенча, йомгаклау әңгәмәсе киләсе елның 10 февралендә һәм өстәмә көннәрдә — 10 мартта һәм 17 майда булырга тиеш.
Начар эпидемиологик вазгыять сакланган очракта, әңгәмә шул көннәрдә дистанцион форматта узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз