news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

11 сыйныф укучылары БДИга керү өчен йомгаклау иншасын 15 апрельдә язачак

Югары уку йортларына керергә планлаштырмаган укучылар дәүләт чыгарылыш имтиханнарын бирә ала.

(Казан, 19 февраль, «Татар-информ»). 11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасын 15 апрельгә күчерделәр.

«Фән һәм югары белем бирү министрлыгы һәм Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек хезмәте 11 сыйныф укучылары өчен йомгаклау иншасын язу срогын билгеләде. Шул хактагы боерыкка үзгәрешләр кертелде», — диделәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Имтихан тапшыру өчен өстәмә көннәр дә 21 апрель 5 майга, 5 май 19 майга күчерелде.

Йомгаклау иншасы Бердәм дәүләт имтиханына керү өчен кирәк. БДИның төп чоры 31 майдан 2 июльгә кадәр, өстәмә көн 12-17 июльгә билгеләнгән. Югары уку йортларына керергә планлаштырмаган укучылар дәүләт чыгарылыш имтиханнарын бирә ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot