news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

11 ноябрьдә узачак республика фәнни-гамәли конференциядә балалар кардиохирургиясе мәсьәләләре тикшереләчәк

11 ноябрьдә узачак республика фәнни-гамәли конференциядә балалар кардиохирургиясе мәсьәләләре тикшереләчәк

(Казан, 9 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 11 ноябрьдә Сәламәтлек саклау министрлыгының Балалар республика клиник хастаханәсендә (ДРКБ) “Балалар кардиохирургиясенең актуаль проблемалары” темасына республика фәнни-гамәли конференциясе уздырыла. Конференция ДРКБ ның кардиохирургия бүлеге барлыкка килүгә ун ел тулу уңаеннан үткәрелә.

Анда ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфина Голубева, ДРКБның баш табибы Евгений Карпухин, кардиохирургия һәм кардиореанимация бүлеге хезмәткәрләре, республиканың район педиатрлары, район хастаханәләренең баш табиб урынбасарлары, кардиолог, кардиохирург һәм неонотологлар чакырылып, җәмгысы 80 гә якын кеше катнашачак.

Шулай ук Мәскәү шәһәре А. Бакулев исемендәге йөрәк-тамыр хирургиясе фәнни үзәгеннән алдынгы кардиохирург галимнәр чакырылган.

Конференциядә күтәреләчәк төп сораулардан – йөрәк зәгыйфьлеге белән интегүче яңа туган һәм бер яшьлек балаларга медицина ярдәме күрсәтү, балаларның диспансер күзәтүен реабилитацияләү, йөрәк зәгыйфьлеген дәвалауда заманча ысуллар, балалар йөрәгенең ритмы бозылуы бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100