news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

11 ноябрьдә Татарстанда Бөтендөнья сыйфат көне билгеләп үтеләчәк

Иртәгә Татарстанда Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында Казанның эре сәүдә үзәкләрендә кулланучылар хокукларын яклау бүлекләре белгечләре барлык кешеләргә консультацияләр бирәчәк

(Казан, 10 ноябрь, “Татар-информ”). Иртәгә, 11 ноябрьдә, Татарстанда Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында Казанның эре сәүдә үзәкләрендә кулланучылар хокукларын яклау бүлекләре белгечләре барлык кешеләргә консультацияләр бирәчәк.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген тәэмин итү өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстан буенча Идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Үзәк колхоз базары, “Бәхетле” кибетендә һәм “Олимп” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте базарында кулланучылар һәм эшмәкәрләр өчен консультацион пунктлар эшләячәк. Консультацияләрне 13 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр алып булачак.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100