news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

11 нче Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклор фестивале тәмамланды

11 нче Бөтенроссия “Түгәрәк уен” татар фольклор ансамбленең ябылуына багышланган тантаналы кичә Төмән шәһәренең яңа драма театры бинасында үтте

(Төмән, 29 сентябрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивален тантаналы ябу кичәсендә Казаннан килгән абруйлы кунаклар да катнашты:
Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиева - Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-мәдәният министры; Ринат Зиннур улы Закиров - Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе; Вәлиев Разил Исмәгыйл улы - ТР Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь; Миңнуллин Роберт Муллагали улы – ТР Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь; Исхаков Дамир Мәүләви улы – тарих фәннәре докторы, профессор; Тукаев Марс Рифкать улы – Бөтендөнья татар конгрессының чит төбәкләр белән эшләү бүлеге мөдире; Уразаев Фәрит Язкар улы – Бөтендөнья татар конгрессының бизнесменнар белән эшләү бүлеге мөдире; Россиянең башка төбәкләреннән: Гыйбатдинов Фәрит Абдулла улы – Чувашстан иҗтимагый татар үзәге рәисе, Шәрипов Ирек Илдус улы – Удмуртия Республикасы төбәк татар милли-мәдәни мохтәрият җитәкчесе; Ганиев Эдуард Әнвәр улы - 1 нче Бөтенроссия “Түгәрәк уен” фестиваленең баш иганәчесе , Саратов шәһәре “Гэксар” ачык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры.
Мөхтәрәм кунаклар фестиваль лауреатларына бүләкләр тапшыруда катнаштылар.
Зилә Рәхимҗан кызы Татарстан Республикасы Президентының фестивальдә катнашучыларга юллаган сәламен һәм изге теләкләрен, фестивальнең генераль директоры өлкә татарлары конгрессы җитәкчесе Нурулла Саттаровка, Конгрессның башкаручы мөдире Ринат Насыйровка, Саратовтан килгән кунак, 1нче “Түгәрәк уен” фестиваленең баш иганәчесе, хәзерге фестивальгә дә үз өлешен керткән Эдуард Ганиевка Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук ул Төмән татарлары Конгрессы җитәкчеләренә бу фестивальне югары дәрәҗәдә киң җәелдереп үткәрүләре өчен, фестивальне оештырып үткәрүгә үзеннән зур өлеш керткән, фестивальнең башыннан алып ахырына кадәр аның үзәгендә кайнаган Татарстан дәүләт Фольклор үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәровага олы рәхмәтен белдерде, Төмән өлкәсе Думасы рәисенең урынбасары Геннадий Семен улы Корепановка, өлкә Хөкүмәтенең милли эшләр комитеты рәисе Евгений Михаил улы Воробьевка, өлкә татарлары Конгрессына Татарстан Республикасының истәлекле бүләкләрен тапшырды, җитди сәбәпләр аркасында бу чарада катнаша алмаган өлкә губернаторына, Татарстан Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең хатына җавап итеп, фестиваль кунакларын җылы кабул итү өчен шартлар тудыруда катнашуы, фестивальне тантаналы ябу чарасын шәһәрнең иң күркәм драма театрында үткәрергә мөмкинлек бирүе өчен Татарстанның олы рәхмәтен юллады.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Зиннур улы Закиров Төмән өлкәсе татарлары конгрессы җитәкчесе Нурулла Саттаровка татар милли үсешенә керткән зур өлеше һәм хезмәте өчен Татарстан Республикасының иң абруйлы бүләген – медаль тапшырды.
Фестивальнең символик билгесе киләсе елда “Түгәрәк уен” фестивален үзендә үткәрәчәк Екатеринбург шәһәреннән килгән вәкилгә тапшырылды.
Кичә барышында котлаулар, бүләкләр тапшыру номинацияләрдә беренче урыннарны яулаган төркемнәрнең чыгышлары белән аралаштырып алып барылды.
Фестивальне тантаналы ябу кичәсе күп кенә Халыкара фестивальләр лауреаты, “Дуслык” ордены, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Татарстан дәүләт Җыр һәм бию ансамбленең концерты белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100