news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

11 мартның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Г.Яхина китабы Германиядә Россиягә караганда дүрт тапкыр кыйммәтрәк бәягә сатыла, Казан чаңгы марафонына паралимпиячеләр, министрлар чыкты.

Гүзәл Яхинаның китабы Германиядә Россиягә караганда дүрт тапкыр кыйммәтрәк бәягә сатыла / “Зөләйха күзләрен ача” романы авторы Гүзәл Яхина белеме буенча немец теле белгече.

Төмән татарларының "Дуслык" ансамблендә катнашучылар татарлыгы белән горурланып яши / Х.Мирхәйдәров җитәкчелегендәге “Дуслык” ансамбле эшли башлауга тиздән 30 ел тула.

16 яшьлек мәктәп укучысы “Татарстанның чуваш гүзәле – 2018” җиңүчесе булды / Карина Токтамышева “Чуваш гүзәле” Россия бәйгесендә республика данын яклаячак.

Казан чаңгы марафонына паралимпиячеләр, министрлар, район башлыклары чыкты / Илле беренче тапкыр уза торган марафонның приз фонды быел бер миллион сум.

Татарстан “Җир сәгате” халыкара акциясенә кушылачак / 24 мартта 20:30 сәгатьтән 21:30 сәгатькә кадәр электр утын, электр энергиясе белән эшләүче барлык җайланмаларны сүндереп торырга кирәк булачак.

Дамир Сәлимҗанов эстон милли театры премиясенә дәгъва итә / Театр режиссеры һәм драматург Дамир Сәлимҗанов – татар театрының легендар режиссеры Марсель Сәлимҗановның туганнан туганы.

КГЭУ ректоры чаңгы марафонында В.Леонов һәм Р.Миңнехановны узып, беренче килде / Татарстан вип-персоналары һәм паралимпиячеләре биш чакрымлы дистанциягә чыкты.

Васил Шәйхразиев Татарстанның талантлы яшьләре белән очрашачак / Очрашу 12 мартта 10:00 сәгатьтә “Маяковский” иҗат киңлегендә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot