news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

11 июньнән 14 июньгә кадәр Казансу буенча кече судноларда йөрү тыела

11 июньнән 14 июньгә кадәр Казансу буенча кече судноларда йөрү тыела
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

11 июньнән 14 июньгә кадәр, триатлон буенча Россия беренчелеген уздыру вакытында, Казансуда кече үлчәмле һәм спорт-җилкәнле суднолар хәрәкәте тыелачак.

«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә аңлатуларынча, тыю елганың Казан чикләрендәге өлешенә – Кремль дамбасыннан алып Компрессор күперенә кадәр билгеләнә.

Кече үлчәмле судноларда йөрү тыелачак:

2026 елның 11 июнендә 14:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр;
2026 елның 12 июнендә 06:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр;
2026 елның 13 июнендә 06:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр;
2026 елның 14 июнендә 06:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр.

Тыюның үтәлешен Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы контрольдә тотачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot