news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

11 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Республикада Россия Президентлыгына кандидатларга имза җыялар, Милли музей Мәрҗани елын башлап җибәрә, "Интертат" - иң популяр татар сайты.

Халык бик актив: Татарстанда Путин һәм башка кандидатлар өчен имза җыю башланды./ Республикада барлыгы 12 пункт эшли, шуларның алтысы - Казанда.


Рөстәм Миңнеханов Төркиядә энергетика объектлары белән танышты./ Татарстан Президенты «Бәрәкәт Энерҗи» җитәкчелеге вәкилләрен хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышу өчен Татарстанга чакырды.


Болгар академиясенә Мәрҗани буенча белгечнең килеп укытуы көтелә./ Моңа кадәр килгән галимнәр күбрәк гарәп теле һәм хәнәфи мәзһәбе белгечләре булган.

"Интертат" liveinternet статистикасы буенча иң популяр татар сайты дип табылды./ similatweb.com рейтингында да иң популяр татар телле сайт - intertat.tatar.


Ш.Мәрҗани елы уңаеннан оештырылган беренче чара Милли музейда узачак./ Күргәзмәдә моңарчы күрсәтелмәгән тарихи документлар да тәкъдим ителәчәк, ди проект авторлары.



Казанда Әлифба китабы сурәтләнгән түштамгалар чыкты./ Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете, Камал театры һәм Әлифба китабы сурәтләре төшерелгән түштамгаларны шәһәр халкы яратып ала, ди сатучылар.
tatar-inform.tatar/news/2018/01/11/155835/


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100