Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
11 гыйнвар – Бөтенроссия тыюлыклар һәм милли парклар көне
Хәзер Россиядә 40,7 млн. гектар мәйданда аеруча сакланыла торган табигый территория бар, Татарстанда - 135,2 мең гектар
(Казан, 11 гыйнвар, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 1916 елда Россиядә беренче дәүләт тыюлыгы – Баргуз оештырыла һәм, еллар үтү белән, тыюлык халыкара танылу ала: 1986 елда ЮНЕСКО карары белән ул биосфера тыюлыгы дәрәҗәсе ала һәм биосфера резерватлары челтәренә кертелә.
Хәзерге көндә илдә 40,7 млн. гектар мәйданда аеруча сакланыла торган табигый территория - 101 дәүләт табигый тыюлыгы һәм 40 милли парк бар. Ә Татарстан биләгән гомуми мәйданның 2 проценты - 135,2 мең гектар табигый территория шундый ук дәрәҗәдә аеруча сакланыла.
Узган елның апрелендә ТР Хөкүмәте тарафыннан
2008 елда 1487 тапкыр табигатьне саклау законын бозу, шул исәптән 649 браконьерлык очрагын ачыклап, андый гамәлләргә юл куймый калган республика табигать заказнигы инспекторларының андый махсус карала торган территорияләрне һәм сирәк төрдәге хайваннарны саклау режимын урнаштыру буенча көрәштә уңышлары буларак билгеләп үтәргә кирәк, Гаеплеләрдән барлыгы 1056 берәмлек административ хокук бозуда кулланылган корал тартып алынган, шуның нәтиҗәсендә су биоресурсларына 32,6 млн. сум чамасы күләмендә зыян салынмый калган, диелә министрлык биргән мәгълүматта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз