Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
11 декабрь вакыйгаларда һәм шәхесләрдә
20 ел элек Казанда Карл Фукска һәйкәл куела. Зиннур Нурмөхәммәтов һәм Габдулла Шамуковлар туган көн.
(Казан, 11 декабрь, “Татар-информ”). 11 декабрьдә нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. “Татар-информ”нан күзәтү.
Күренекле вакыйгалар
Татар дөньясында:
1996 елда Казан шәһәренең Карл Фукс бакчасында табиб, тарихчы, Казан татарларының тормышын өйрәнүче, Казан университеты ректоры Карл Фукска һәйкәл куела. Сынның авторлары Андрей Балашов һәм Игорь Козлов.
Карл Фукс татар бистәсендә йорт сатып алып, Казан татарларының тормыш-көнкүрешен һәм мәдәниятен өйрәнә, шәһәрдә Ботаника бакчасына нигез сала. Ул рус, татар телләрен яхшы белгән, истәлекләр буенча, татар хатын-кызларына якын килү рөхсәт ителгән бердәнбер ир-ат табиб булган.
2002 елда Түбән Кама нефть эшкәртү заводы база комплексының объектлары файдалануга тапшырылды.
Россиядә:
1937 елда Зур театрда сайлаулар алды җыелышында Сталин үз нотыгында: “Депутат үзенең халыкка хезмәт итүен белергә тиеш”, - дип әйтә. Шуннан бирле “Депутат – халык хезмәтчесе” җөмләсе канатлы сүзгә әйләнә.
Беренче Чечен сугышы башланган көн.
1991 елның көзендә Чечня җитәкчелеге СССР һәм РСФСРдан чыгуы турында игълан итә.Джохар Дудаев җитәкчелегендә хәрби көчләр формалаша башлый. 1994 елның 9 декабрендә РФ Президенты Борис Ельцин "Чечняда закон үтәлешен, тәртипне һәм җәмәгать эшчәнлеген тәэмин итү өчен чаралар турында" канунга кул куя.
1994 елның 11 декабрендә федераль гаскәрләр Чечняга кертеләбашлый. Беренче Чечен сугышы 1996 елның 31 августында Хасавюртта килешү белән тәмамлана.
Г.В. Кривошеевның редакциясендә чыккан “ХХ гасырдагы сугышларда Россия һәм СССР” статистик тикшеренүләре буенча, бу сугышта Россия Федерациясенең 5042 хәрбие һәлак булган, санитар югалтулар - 51 387 кеше. 30-35 мең тыныч халык вафат булган дип исәпләнә.
РИА Новости мәгълүматлары нигезендә әзерләнде.
Дөньяда:
Берләшкән Милләтләр оешмасы карары буенча, 2003 елдан 11 декабрь Халыкара Таулар көне буларак билгеләп үтелә. Максат - таулы төбәкләрдә яшәүче халыкларның тормыш-көнкүрешенә игътибарны арттыру.
1946 елда Англиядә беренче компьютер патентлана.
1972 елда “Аполлон-17” космик корабы астронавлары Юджин Сернан һәм Харрисон Шмитт Айга аяк баса.
Туган көннәр:
Нурмөхәммәтов Зиннур Закир улы – җырчы, Татарстанның халык артисты (1986), Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге премия лауреаты (1978).
Үзенең хезмәт эшчәнлеген Әстерхан филармониясендә эстрада солисты - вокалисты сыйфатында башлап җибәрә, 1969-1991 елларда Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә эшли.
С.Садыйкованың "Бөркет турында баллада”, Р.Яхинның “Ак җилкән”, М.Яруллинның “Бөрлегән”, Ф.Әхмәтовның “Җиңүчегә”, Р.Абдуллинның “Нигә, әни картаясың” дигән һәм башка татар композиторларының башка күп җырлары Зиннур Нурмөхәммәтов башкаруында татар җыр сәнгате хәзинәсенә керде.
2003 елның 8 октябрендә вафат булды.
Габдулла Рухулла улы Шамуков - татар театры артисты, тәрҗемәче, ТАССРның халык артисты (1950), БАССРның атказанган артисты (1943), РСФСР халык артисты (1957), СССР халык артисты (1980).
Габдулла Шамуков 1909 елның 11 декабрендә Сембер губернасының (хәзерге Сембер өлкәсенең Иске Майна районы) Әсән авылында дөньяга килә.
1945 елдан Казан театр укуханәсендә сәхнә теленнән укыта.
1946 елдан башлап соңгы көннәренә кадәр Габдулла Шамуков Татар академия театры артисты була.
Габдулла Шамуковның әдәбият өлкәсендәге эшчәнлеге турыдан-туры сәхнә һәм театр сәнгате белән бәйле: ул башлыча әдәбиятның сәхнәгә якын жанрларда иҗат итә. Аның беренче әдәби тәҗрибәләреннән булган «Су кызы» (1942), «Рөстәм» (1944), «Серле таяк» (1944), соңрак язылганнарыннан «Уңган кыз» (1954) исемле балалар өчен әкият-пьесалары үз заманында курчак театрлары сәхнәләрендә куела. Шул ук вакытларда ул әдәби тәрҗемә эше белән дә шөгыльләнә башлый. 1944 елда сәхнәдә уйнар өчен В.Шекспирның «Отелло»сын тәрҗемә итә. Шуннан бирле дөнья әдәбияты, рус классикасы һәм совет драматургиясенең күп кенә әсәрләре татар һәм башкорт театры сәхнәләрендә Г.Шамуков тәрҗемәсендә куела яки нәшриятларда аерым басма булып чыга.
Актер 1981 елның 21 сентябрендә Казанда вафат була.
Леонид Арсланов – тел галиме, филология фәннәре докторы (1983), профессор (1985). ТССРның атказанган фән эшлеклесе (1991).
Леонид Шәйсолтан улы Арсланов 1932 елның 11 декабрендә Татарстанның Актаныш районы Мари Ямалы авылында колхозчы гаиләсендә дөньяга килә.
1967 елда Леонид Арсланов әле беркем тарафыннан да өйрәнелмәгән Түбән Идел, Төньяк Кавказ, Калмык АССР территорияләрендә яшәүче төрки (татар, нугай, төрекмән) халыкларының телен өйрәнү, барлау эшенә тотына. 1970-1980 елларда диалектология, ономастика, телара багланышлар буенча дистәләрчә язма-мәкаләсе басылып чыга.
Галим фольклорчы буларак тикшергән материаллар "Ставрополь татарлары бәетләре", "Кәрим нугайларының фольклор үрнәкләре", "Карагаш халык авыз иҗаты" исемле язмалар рәвешендә Әстерханда, Нукуста, Казанда, Уфа һәм башка шәһәрләрдәге матбугатта дөнья күрделәр.
Википедия халык энциклопедиясе һәм башка чыганаклар файдаланылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз