news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Төркиядә автобус һәм йөк машинасы катнашындагы авариядә 11 кеше һәлак булган

Төркиянең Маниса провинциясендә юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә 11 кешенең гомере өзелгән, 27 кеше зыян күргән. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Авария җирле вакыт белән 11:11 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән туры килә) Акхисар шәһәре янында килеп чыккан. Автобус Бурса шәһәреннән Эгей диңгезе буенда урнашкан Измир каласына таба хәрәкәт иткән. Автобаннан чыгу юлында ул йөк машинасы белән бәрелешкән. Нәтиҗәдә, автобус яны белән ауган.

news_right_1
news_right_2
news_bot