news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

11 айда терлек чалу пунктларында 7745 баш мөгезле эре терлек чалынган

Бу юнәлештә Алексеевск, Чистай һәм Балык Бистәсе районнары кулланучылар җәмгыятьләрендә эш җитәрлек дәрәҗәдә алып барылмый.

(Казан, 14 декабрь, "Татар-информ"). 2017 елның 11 аенда республиканың район кулланучылар җәмгыятьләренең терлек чалу пунктларында 7745 баш эре мөгезле терлек чалынган. Гомуми җитештерү куәтенең йөкләнеше 53% тәшкил итә, Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Минзәлә районы терлек сую цехында 2047 баш мөгезле эре  терлек (117%) чалынган, Биектау районы кулланучылар җәмгыятендә – 2023 баш (114%), «Зәй» авыл хуҗалыгы кулланучылар җәмгыятендә – 1403 баш (88%).

Бу юнәлештә Алексеевск, Чистай һәм Балык Бистәсе районнары кулланучылар җәмгыятьләрендә эш җитәрлек дәрәҗәдә алып барылмый. Һәр терлек чалу пунктының югары җитештерүчәнлек белән эшләвен тәэмин итәргә кирәк, үз районың, шулай ук якын-тирә районнар халкына да терлек чалу мөмкинлеге булуы турында җиткеререгә кирәк, диләр Татарстан Республикасы Кулланучылар кооперациясе оешмалары берлеге белгечләре. 

news_right_1
news_right_2
news_bot