news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
11 айда Казан бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 7,63 млрд. сум тәшкил иткән
Казан шәһәр Думасының 45 нче сессиясендә депутатлар 2009 елга һәм 2010–2011 елның план чорына Казан бюджетындагы үзгәрешләр һәм өстәмәләрне карады
Скопировать ссылку
(Казан, 23 декабрь, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Быелның 11 аенда Казан бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 7,63 миллиард сум тәшкил иткән, бу еллык күрсәткечнең 92,7 проценты дигән сүз. Бүген Казан шәһәр Думасының 45 нче сессиясендә депутатлар 2009 елга һәм 2010–2011 елның план чорына Казан муниципаль берәмлеге бюджетындагы үзгәрешләр һәм өстәмәләрне карады.
Быелның 11 аенда Казан бюджетының 2009 елга төгәллек кертелгән фаразы төзелгән, ул 8,3 миллиард сум тәшкил итә. Бу аныклык кертелгән план күрсәткечләреннән 81,2 миллион сумга артыграк. Моннан тыш, шәһәр предприятиеләре белән имзаланган килешүләр нигезендә бюджетка 1,5 миллион сум акча күчерелгән. 82,7 миллион сум күләмендәге акча юллар төзү һәм төзекләндерүгә тотыла.
Депутатлар шулай ук бюджет чыгымнарын кредит хисабына 487,5 миллион сумга арттырырга тәкъдим итте. Әлеге акчаның 122 миллион сумы муниципаль бурычны, 54,4 миллионы шәһәр объектларын капиталь төзекләндерү буенча җыелган бурычларны түләүгә тотылачак. Социаль–мәдәният өлкәсе объектларын карап тотуга – 41,7 миллион, юлларны яңартуга 12,8 миллион сум юнәлтү күздә тотыла.
Шәһәр түрәләре торак–коммуналь хуҗалыгы объектлары төзелешенә – 6,9 миллион, җыелган бурычларны түләүгә 8,2 миллион сум сарыф итәргә ниятли. Торак–коммуналь хуҗалык объектларын карап тотуга 161,2 миллион сум тотылачак.
Бюджет учреждениеләре ихтыяҗларына өстәмә рәвештә 31,2 миллион сум акча юнәлтү күздә тотыла. “Зур тәнәфес” фестивален үткәрүгә 3,6 миллион сум сарыф ителәчәк. Моннан тыш, 1 миллион сум “Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе” ААҖнең устав капиталына кертеләчәк.
Норматив йөкләмәләрне үтәүгә юнәлдерелгән чыгымнарның күләменә дә төгәллек кертелде. Башта ул 238 мең сум тәшкил итсә, аныклык кертелгәннән соң 200,6 мең сумга калды. Шәһәр бюджеты муниципаль бурычының югары дәрәҗәсе 8,7 миллиард, төгәллек кертелгәннән соң 9,24 миллиард сум күләмендә расланды.
Казан шәһәр Думасының “2009 елга һәм 2010–2011 елның план чорына Казан муниципаль берәмлеге бюджетындагы үзгәрешләр һәм өстәмәләр турында”гы карар проекты нигезендә бюджетны формалаштыру өстәмә финанс чыгымнары таләп итмәячәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2