news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

11 айда 75 татарстанлының җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә гомере өзелгән

197 кеше сәламәтлеген югалткан

(Казан, 21 декабрь, “Татар–информ”, Лилия Маркелова). Агымдагы елның 11 аенда 75 татарстанлының җитештерүдәге бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендә гомере өзелгән. 175 кеше җәрәхәтләнгән. Бүген Казанда узган “эш бирүчегә ышаныч сертификатлары” тапшыру тантасында ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Ирек Мөхәммәтшин әнә шул хакта хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, 2009 елның өч кварталында эшчеләрнең хезмәткә булган хокукларын бозуның 35 мең очрагы ачыкланган. Быелның 1 декабренә хезмәт хакы буенча бурыч 56 миллион сум тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot