Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
11 августта Рамазан ае уразасы башлана
Уразаның кыйммәте – көндезен ашау-эчүдән, якынлык кылудан гына түгел, мөселманнарның бозык гамәлләрдән, уйлардан һәм сүзләрдән тыелып торуында
(Казан, 10 август, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген, кояш баю белән, Рамазан ае керә. Мәчетләрдә таравих намазлары укыла башлый.
Мөселманнар уразаны иртәгедән – 11 августтан тота башлый. Рәсми мәгълүматларга караганда, уразаның соңгы көне 8 сентябрьгә туры килә.
Иртәгә - 11 августта сәхәр сәхәрне – иртәнге ашауны кояш чыгарга сәгать ярым-сәгать тә кырык минут кала тәмамларга кирәк. Мәсәлән, уразаның иң беренче көнендә кояш 5.07 минутта чыга, димәк, сәхәрне 3.07 минутта бетерергә кирәк. Авыз ачу (ифтар) кояш бату – ахшам намазы белән башлана. 11 августта ул 20.29 минутка туры килә. Сәгать ярымнан соң исә кичке намазлар – ястү белән тәравих вакыты керә.
Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Зиннуров белдергәнчә, уразаның кыйммәте – көндезен ашау-эчүдән, якынлык кылудан гына түгел, мөселманнарның бозык гамәлләрдән, уйлардан һәм сүзләрдән тыелып торуында.
Хәзрәт аңлатып үткәнчә, сәхәр вакытында артык күп ашарга кирәкми, бу сәламәтлек өчен дә, җан-күңел өчен дә зарарлы. Ифтарда исә җиңелчә генә итеп - хөрмә, йөзем җимешләре һәм су тамчысы, әйрән һәм катык белән авыз ачу ашказаны өчен файдалы санала.
Ураза тәмамлану белән, мөселманнар 9 сентябрь көнне бәйрәм итә. Аны халык Ураза гаете дип атап йөртә. Гает көнне иртән хәллерәк, акчалырак кешеләр фәкыйрьләргә һәм мохтажларга, ятимнәргә фитр сәдакасын өләшә. Гаилә башлыгы хатыны һәм балалары өчен дип иллешәр сум садака бирә. Рөстәм хәзрәт сүзләренчә, шулай итеп, социаль тигезлек урнаштырыла. “Без шатланган кебек, алар да сөенсен”, - ди ул. Әгәр төзәлмәслек авыру була икән, ул уразаның һәр көне өчен 150 сум акча бирә яки көн саен бер фәкыйрьне ашата ала. Ә инде авырып, балага узып яки имезеп, сәфәрдә булып ураза тота алмаучылар бер көнгә бер исәбеннән уразаны каза кыла ала.
Зәкәт түләү мәсьәләсенә килгәндә, быел нисаб (зәкәт түли башлар өчен билгеле бер сумма) күләме 96 мең сум дип билгеләнгән. Бер ел куланылмый торган 96 мең сум акчаң булса, зәкәт итеп аның кырыктан бер өлешен, ягъни 2,5 процент түләргә кирәк. Әгәр мондый акчалар юк икән, түләү таләп ителми.
Рөстәм Зиннуров сүзләренчә, ураза вакытында кешенең күңеле нечкәрә, ул ятимнәргә, хатынына, балаларына һәм әти-әниләренә карата яхшы мөгамәләдә була, анда шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек хисләре туа. “Рамазанда иң кадерлесе – аның кешеләрне берләштерүендә”, - диде ул, бу айда туганнарның, дусларның һәм күршеләрнең бер-берсе белән күбрәк аралашуын искәртеп.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз