news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

11-12 августта Мәскәү өлкәсендә "Йолдызлар яңгыры" ачык һава фестивале узачак

Фестиваль Мәскәү өлкәсе Иске Купавна авылында узачак.

(Мәскәү, 26 июль, "Татар-информ", Римма Гомәрова). Мәскәү шәһәренең татар һәм башкорт яшьләре уртак проект әзерли — 11-12 августта Мәскәү өлкәсендә "Йолдызлар яңгыры" ачык һава фестивале узачак. Программага спорт уеннары, остаханәләр, бизнес-форум, тере тавышлы концерт, дизайнерлар ярминкәсе кергән. Ашау — хәләл. Шулай ук намаз вакытын оештыру, дингә кагылышлы сорауларга җавап бирү өчен "Имамга сорау" акциясе дә оештырылачак.

‌Фестивальне оештыручылар — Мәскәү шәһәренең "Бердәмлек" яшьләр клубы, Татарстан Республикасы вәкиллегенең яшьләр шурасы, Мәскәү татарларының "Штаб" оешмасы, "Татарча волейбол" командасы, "Яңарыш", "Мирас" яшьләр клублары, башкорт студентларының BashStudents ассоциациясе, "Ак тирмә" милли-мәдәни үзәге, "Мәскәү башкортлары" берләшмәсе, Рәсәй мөфтиләр шурасы, "Татар ашлары йорты".

‌Урыны — Мәскәү өлкәсе, Иске Купавна авылы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100