news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

104 яшьлек әлмәтле тавыш бирде

Түбән Мактама бистәсендә яшәүче Зәригә әби Шәйдуллина да бүген Президент сайлауларында катнашты.

(Әлмәт, 18 март, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Түбән Мактама бистәсендә яшәүче Зәригә әби Шәйдуллина 103 яшенә кадәр сайлау участокларына үз аякларында барган. Йөзъяшәр янына быел 876 нчы сайлау участогыннан әгъзалар килде. Шулай итеп ул өендә тавыш бирде. Иң озын гомерле райондашка сайлау участогыннан бүләк тә алып килделәр. 1920 елгы ачлык еллары, сөргенлек чоры, аннан Бөек Ватан сугышын узган әби үз гомерендә ничәнче тапкыр сайлауларда катнашуын инде хәтерләми дә.

“Әнине әле моңарчы сайлау участогына үзем йөрттем. Менә шушы ике елда гына йөрми башлады ул. Газет-журналлар укып, илдә барган бөтен вазгыятьне белеп торды, хәзер инде ул бездән сорап кына ил сәясәтчеләрен, депутатларын белә. Өлкән буынга игътибар зур, район җитәкчелегенә дә чиксез рәхмәтлебез”, - диде улы Расих Шәйдуллин.

Бердәнбер улы тәрбиясендә яшәүче йөзъяшәрнең сүзләре бәрәкәтле:

– Элек бит безнең әбиләр хәтта пенсия дә алмаган. Кая анда утлы, газлы җылы йортларда яшәү? Ике ятып бер төшкә дә кермәгән бәхет килде бит безгә! – диде ул.

Сугышның ачы хатирәләрен әле дә йөрәгендә йөрткән әби иң элек илебезгә тынычлык теләп калды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100