Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Рамил Муллин Түбән Кама чыгарылыш сыйныф укучыларын котлады: 104 алтын медаль
Быел Түбән Кама мәктәпләрен 839 кеше тәмамлады. Алар арасында 11нче сыйныфны тәмамлаучы 104 укучы алтын медаль, 105 укучы көмеш медаль алды. 21 укучы 1 фәннән Бердәм дәүләт имтиханын максималь баллга тапшыра алган. Бу турыда Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин Телеграм-каналында сөйләде.
Бүген Түбән Камада гомумшәһәр чыгарылыш кичәсе булды. Муллин бәйрәмнең төп геройларын котлады һәм аларны шәһәрнең киләчәге дип белдерде.
«Сезнең янып торган күзләрегезгә карыйм, уңышларыгызны күзәтәм һәм сезнең белән бик горурланам. Әгәр сезнең максатыгыз һәм дисциплинагыз бар икән, сез теләсә нинди уңышка ирешерсез», - дип мөрәҗәгать итте ул укучыларга.
Алга таба элеккеге мәктәп укучыларына студент, ә аннары кешеләрне дәвалый, төзи һәм уйлап таба торган профессионаллар булырга туры киләчәк. Шәһәр башлыгы булачак студентларны уку елларын сагынып искә алырлык итеп үткәрергә чакырды.
«Һәм исегездә тотыгыз: без сезне һәрвакыт өйдә, Түбән Камада көтәбез. Сәламәт һәм бәхетле булыгыз!»- дип йомгаклады ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз