Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
1000 сумлык банкнот өчен символга тавыш бирү бара – исемлектә Татарстанның өч объекты бар

Россиялеләр 1000 сумлык номиналлы банкнотлар өчен символга онлайн-тавыш бирүдә катнаша ала. Аны бизәп торачак сурәтне Россия Банкы сайтында сайларга мөмкин.
«Исемлектәге бер объектны сайлагыз. «Тавыш бирергә» дигән кнопкага басып, үз гамәлегезне раслагыз. Шуннан соң карарны инде үзгәртеп булмаячак», - диелә хәбәрдә.

Фото: © Үзәк банк сайтыннан скриншот
«Кандидатлар» арасында Татарстан объектлары да бар, алар - Казан федераль университетының төп корпусы, Игенчеләр сарае һәм «Казан» Гаилә үзәге.
Тавыш бирү әле башланды гына, беренче нәтиҗәләр буенча Игенчеләр сарае лидерлар рәтенә чыкты.

Фото: © Үзәк банк сайтыннан скриншот
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз