news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

100 яшьлек Бөек Ватан сугышы каһарманы Әсхәт Минһаҗетдинов Уфада Җиңү парадында катнашты

100 яшьлек Бөек Ватан сугышы каһарманы Әсхәт Минһаҗетдинов Уфада Җиңү парадында катнашты
Фото: https://tatar-congress.org

Бүген 100 яшьлек Бөек Ватан сугышы каһарманы Әсхәт Минһаҗетдинов Уфа шәһәрендә Җиңү көнен билгеләп үтә. Ул Җиңү парадында катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Әсхәт Минһаҗетдинов Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендә туып үсә. Мәскәүдә 17 нче укчылар дивизиясе 980 нче артполкта разведчик була. Брянск, 2 нче Белоруссия фронтында Курск шәһәре өчен сугышта катнаша. Бик күп орден һәм медальләр белән бүләкләнә, алар арасында «Батырлык өчен», «Белоруссияне азат иткән өчен» медальләре, «Кызыл Йолдыз», I һәм II дәрәҗә «Бөек Ватан сугышы» орденнары бар.

Сугыштан соң Әсхәт Минһаҗетдинов Уфага күчеп килә, Уфа медицина училищесын тәмамлый, аннан Башкорт медицина университетына укырга керә, кандидатлык диссертациясен яклый. Ярты гасыр Әсхәт Әскәр улы табиб булып эшли. Бүгенге көндә аның 70тән артык фәнни хезмәте бар, шулай ук ул озак еллар буе рәсем сәнгате белән дә шөгыльләнә – күз явын алырлык картиналар ясый, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100