news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

100 яшьлек әлмәтлегә парламент бүләге тапшырылды

Сугыш ветераны туган ягында колхоз рәисе, леспромхоз директоры булып эшләгән.

 (Әлмәт, 4 октябрь, “Татар-информ”, “Әлмәт таңнары”). Елховой авылында яшәүче 100 яшьлек Мәгъсүм Нуруллинга, Өлкәннәр көне уңаеннан, парламент бүләге тапшырылды, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.

Район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова аңа Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.

Мәгъсүм Нуруллинны авылдашлары бик хөрмәт итә. Аның тырышлыгы белән авылда 46 урынга исәпләнгән мәдрәсә барлыкка килгән, мәчет торгызылган.

Сугыш ветераны I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры да. Туган ягына әйләнеп кайткач, ул колхоз рәисе, леспромхоз директоры булып эшләгән. РайПОда хезмәт куеп, лаеклы ялга биредән киткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot