news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«100 Тукай» перформансында Кариев театры актерлары үзләре язган шигырь, хатларны укыды

«Һәрбер артист өчен Тукайны якын күреп, Тукай алар өчен нинди хисләр тудырганы турында сөйләштек», - диде режиссер.

Бүген «Черек күл» паркында «100 Тукай» перформансы узды. Ул Габдулла Тукайның 136 еллыгына багышланды. Перформанста Тукай шигырьләре һәм актерларның үзләре язган хатлары, шигырьләре яңгырады.

«Тукай турында бик күп мәгълүмат бар, аның турында күп сөйлиләр. Бер кичтә артистлар белән җыелгач, мин аларга: «Сезнең өчен Тукай – кем?» – дип сорау бирдем. Шулай итеп, һәр артист үзенең композициясен алып килде. Монда сценарий юк. Һәрбер артист өчен Тукайны якын күреп, Тукай алар өчен нинди хисләр тудырганы турында сөйләштек», - диде «Татар-информ» хәбәрчесенә перформансның режиссеры – Эльдар Гатауллин.

Аның әйтүенчә, перформансны ике атна әзерләгәннәр. «Балачактан ук Тукайның шигырьләрен сөйләп, концертларда катнашып үстем. Минем өчен ул милли каһарман. «100 Тукай» дигән атама берничә мәгънәгә ия. Бердән, күпкырлы шәхес. Үз вакытың белән йөз – йөзү дигәнне аңлата, һәм йөз – Тукайның йөзе. Перфоманс синхрон тәрҗемә белән барыр дип каралган иде. Уйларыбыз русча тәрҗемә ителергә тиеш иде», - диде ул.

Булат Гатауллин перформанста үзе иҗат иткән «Тукайга хат» дигән хатын укып үтте. «Ул хат – күңелемнән чыккан сораулар. Беренче көн җыелгач, һәрберебез бер-беребезгә «Синең өчен Тукай кем ул?» – дип сорау бирдек. Миңа соңгы арада Тукай кеше буларак кызыклы. Хатымда әйткән сораулар мине борчый. Мәктәптә укыганда мин аның биографиясен, шигырьләрен генә белә идем», - диде ул.

«Соңгы биш елда Тукай турында кеше буларак сыйфатларын белә башлагач, мин Тукайны башка яктан ачтым, аңа карата мөнәсәбәтем икенче яктан ачылды. Без Тукайны апрель аенда гына искә төшерәбез – бу да актуаль сорау. Без аның турында хәзер сөйлибез, ә киләчәктә бәлкем үзебез дә онытырбыз? Ярый әле апрельдә булса да Габдулла Тукайны искә төшерәбез. Тукайны укыган саен сораулар арта бара», - диде Булат Гатауллин.

Декорациядә Габдулла Тукайның шигырьләре, әсәрләреннән өзекләре язылган кубиклар кулланылды, актерлар йомгакны бер-берсенә тапшырып, төрле хәрәкәтләр ясый – ясый сүтә барды. Һәм шул ук вакытта гарәп имлясында Тукайның исеме аерым хәрефләр белән язылган шакмакларга акбур белән шул хәрефләрдән сүзләр өстәп яздылар.

«Монда һәрбер кеше үзенең мәгънәсен табачак. Сәхнә ассоциация ярдәмендә барлыкка килде. Тукай – хәрефләр, сүзләр. Бирелгән сүзнең хәрефләреннән син сүзләр төзергә тиешсең – бу сәхнәдә нәкъ шул уен күрсәтелде. Бәлки киләчәктә башка шәхесне – онытыла барган кешене сайларбыз һәм перформансны дәвам итәрбез. Бу яшьләр белән аралашу өчен бик яхшы форма», - дип саный актер.

Татарстанның атказанган артисты Альбина Гайзуллина, илһамланып, Тукай турында шигырь язган. «Тукай – кем ул, дигән сорауны бирүгә үзеннән-үзе шигырь юллары килде. Шигырьне кабул иттеләр. Шигырь яза торган мизгел була, ул күңелгә нәрсәдер тәэсир иткән вакытта туа. Тукайның туган көненә күңелем битараф калмады», - диде ул.

  • Чарада, шулай ук, Кариев театры артистлары: Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин, Эльдар Гатауллин, Гөлназ Галимуллина, Алсу Шакирова, Рамил Вафин катнашты. Хореограф – Елена Музеева.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100