Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
100 тәкә һәм 8 машина откан татар баһадиры Россия чемпионы булырга хыяллана
Аның авырлыгы – 120 килограмм
(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”). Яшел Үзән шәһәр Сабан туенда дүрт тапкыр баш батыр калган Фирдүс Зәйнуллинны белмәгән татар юктыр хәзер. Фирдүс Осиновода яшәп, атнаның 5 көнендә Казанга көрәш үзәгенә шөгыльләнергә бара. Гәүдә зурлыгы белән генә алдырып булса, шулай интегеп йөрер идеме?! Аның да бит авырлыгы – 120 килограмм. 100 тәкә һәм 8 машина откан Фирдүс Россия чемпионы булырга хыяллана, дип яза Яшел Үзән җирле газетасы.
“Системалы шөгыльләнмәсәң, буш корсак белән генә җиңеп булмый, – дип аныклый Россиянең һәм Татарстанның элеккеге чемпионы, Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре, якташыбыз һәм Фирдүснең остазы Илгиз Гайнуллин. – Элек кенә ул кем көчле, шул җиңгән. Ә хәзер 60 килограммлы яхшы көрәшче «тяжларны» да алып салырга мөмкин. Системасы булмаганның икенче әйләнештә үк көче бетә”.
Фирдүс Зәйнуллин Сабан туйлары батыры гына түгел. Әле күптән түгел ул Красноуфимск шәһәренә Бөтенроссия ачык турнирына Татарстан командасы составында барып, анда киеренке көрәштә үзеннән дә күпкә авырракны җиңеп, Татарстан командасы Урал кубогын Казанга алып кайтты. Ул быел Чабаксарда узган федераль Сабан туенда да баш батыр калган иде. Батыр көрәшчеләре, күңелле Сабан туйлары белән данланган Шыгыр¬данда да баш батыр булган. Алай гына да түгел, Казанның Киров районы, Арча районындагы Кырлай, Норлат авылы Сабан туйларында да аңа тиңнәр булмаган. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек ми¬нистрлыгы призына уздырылган XIX республика ярышында 130 килограмм авырлыкка кадәрге көрәшчеләр арасында II урынны алган.
Фирдүс Зәйнуллинның көрәшкә кереп китүе тумышы белән Олы Карагуҗа авылыннан булуы да ярдәм иткәндер: бу авыл гомер-гомергә көрәшчеләре белән дан тоткан. Алай гына да түгел, көрәшү аларда буыннан-буынга килә. Әтисе Хафиз Зәйнуллин да көрәшкән, Шыгырданда яшәүче дәү әтисе дә. Хәзер дәү әтисенә 80 яшь булса да, бер күзе күрмәсә дә, активлыгын югалтмый, хәтта атлар асрый. “3,5 мең кеше яшәгән, авылның озынлыгы 4 чакрымга сузылган Шыгырданда халык мул тормышта яши. Анда Сабан туенда мин тәкә генә түгел, атлар да отканым бар”, - дип сөйли "Яшел Үзән" газетасына Фирдүс Чувашиядәге шушы татар авылы турында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз