news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

100 процент беркетмәне эшкәрткәннән соң Путин 87,28 процент тавыш җыйды

100 процент беркетмәне эшкәрткәннән соң Путин 87,28 процент тавыш җыйды
Фото: https://t.me/cikrossii

Россия Президенты сайлаулары Участок сайлау комиссияләренең 100 процент беркетмәсен эшкәртү нәтиҗәләре буенча дәүләтнең хәзерге башлыгы Владимир Путин 87,28 процент тавыш җыйды. Бу хакта Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары сөйли.

«Ил буенча тавыш бирү нәтиҗәләре - 76 миллионнан артык сайлаучы дәүләтнең гамәлдәге башлыгы өчен тавыш бирде. Бу шулай ук рекордлы күрсәткеч. 2018 елда Владимир Путин өчен абсолют исәпләүдә 56 426 399 сайлаучы тавыш биргән иде», - диде бу саннар турында Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова.

КПРФ партиясе кандидаты Николай Харитонов 4,31 процент тавыш җыйды, ә өченче урынны яулаган Владислав Даванков (»Яңа кешеләр» партиясеннән) - 3,85 процент. ЛДПР вәкиле Леонид Слуцкий өчен сайлаучыларның 3,2 проценты тавыш бирде.

Өч көнлек Россия Президентын сайлаулар илдә 15-17 мартта узды. Рәсми нәтиҗәләрне Үзәк сайлау комиссиясе 21 мартта игълан итәргә планлаштыра.

news_right_1
news_right_2
news_bot