news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

100 меңнән артык татарстанлы 2027 елга төзекләндерү объектлары өчен үз тавышын биргән

100 меңнән артык татарстанлы 2027 елга төзекләндерү объектлары өчен үз тавышын биргән
Фото: «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстанда иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү өчен бөтенроссия тавыш бирү проекты башланганнан алып 100 меңнән артык кеше үз тавышын бирергә өлгергән инде. Кампания 21 апрельдә старт алды һәм алтынчы мәртәбә уза, дип искәртте ТР Цифрлар министрлыгы МАКС мессенджерындагы каналында.

Быел халыкка 178 җәмәгать киңлеген тәкъдим итәләр. Сүз 2027 елда яңартылырга мөмкин булган парклар, скверлар һәм ишегаллары турында бара.

Берничә ысул белән тавыш бирергә мөмкин: проектның рәсми сайтында, «Госуслуги. Решаем вместе» мобиль кушымтасы аша, шулай ук киемнәрендә «Мәрхәмәтле Татарстан» дип язылган волонтерлар ярдәмендә.

Анда 14 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша ала. Шул ук вакытта тавышны бер объект өчен генә бирергә мөмкин.

Тавыш бирү 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

Тавыш бирү «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен булдыру» федераль проекты кысаларында уза.

news_right_1
news_right_2
news_bot