news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

100 мең сум һәм плазмалы телевизор: «Татмедиа» абунәчеләр арасында бүләкләр уйнатты

Бүген, 6 февральдә, «Татмедиа»да «Язылган өчен 100 мең сум, телевизор һәм башка бүләкләр!» акциясенә нәтиҗә ясадылар. Акциядә 686 абунәче катнашты, аларның күбесе Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе, Чувашия, Марий Эл һәм Башкортстан республикаларында яши. Төп бүләк – 100 мең сум акчага Саба районыннан Рәисә Мөбарәкова лаек булды.

Акция шартлары нигезендә, оештыручылар 2025 елның беренче яртыеллыгына «Татмедиа»ның ким дигәндә ике басмасына (газета һәм журнал) язылган абунәчеләрнең 686 гаризасын теркәгән.

Абунәчеләр шулай ук тегү машинасы, вертикаль тузан суырткыч, электр иттарткыч, тузан суырткыч, дрель-шөреп боргычлар, инструментлар җыелмасы, блендерлар, автомобиль өчен тузан суырткычлар һәм тонометрлар отты. Алар арасында әлеге акциядә һәрвакыт катнаша торган даими укучылар да бар.

Бу юлы тагын бер акция оештырылды, анда рекордсмен абунәчеләр арасында телевизор, вертикаль тузан суырткыч, электр иттарткыч, инструментлар җыелмасы, блендер, дрель, тонометр уйнаттылар. «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең 5 һәм аннан күбрәк басмасына язылган катнашучылар бүләкләрнең бәхетле ияләре булды.

Искәртеп узабыз, вакытлы матбугат укырга яратучылар басма версиягә тугры булып кала һәм һәрвакыт күпсанлы газета-журналга языла. 26 кеше «Татмелиа» акционерлык җәмгыяте басмаларына иң күп санда язылучылар өчен вертикаль тузан суырткыч, электр иттарткыч һәм башка бүләкләр» акциясендә катнашты.

Акция нәтиҗәләре буенча Минзәлә районыннан Гайнетдинов Р. телевизор отты. Түбән Камадан Абдуллин Ф. – блендер, Мөслим районыннан Хәсәнова М. вертикаль тузан суырткыч алачак. Әгерҗе районыннан Сутягина Г. – тонометр, Балтач районында яшәүче Фәйзрахманова Н. дрель-шөреп боргыч отты.

Акция барышын «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабиров, «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары Алсу Шакирова, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин һәм «Ялкын» журналы баш мөхәррире Энҗе Габдуллина кергән комиссия күзәтте.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 13 февральдә 14.00 сәгатьтә шулай ук «Татмедиа» бинасында (Декабристлар урамы, 2) узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot