news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«100 лидер - киләчәк Татарстаны» проектына ел саен ике йөздән артык гариза килә

Яшь эшмәкәрләр конкурсына йөздән артык гариза алынган инде. Бу хакта «Татар-информ»га проектның җитәкчесе һәм авторы – Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасының беренче рәис урынбасары Елена Фәйзрахманова хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, ел саен динамика саклана – проектка ике йөздән артык гариза килә, анда катнашучылар үз бизнес-фикерләрен яки инде гамәлдәге проектларын тәкъдим итә.

«Минемчә, саннар артыннан куарга түгел, ә сыйфатка игътибар итәргә кирәк. Ел саен тагын да максатчанрак егетләр-кызлар килә, бу бик шатландыра, алар чынлап та үз идеяләре белән янып йөри», – дип уртаклашты проект авторы.

Конкурс тәмамланганнан соң проектларның язмышына аерым игътибар бирелә. Фәйзрахманова бәяләвенчә, катнашучыларның якынча 40 проценты үз инициативаларын үстерүне дәвам итә.

«Бу катнашучыларның җитлегү дәрәҗәсенә бәйле. Бездә яшь чикләве – 18дән 35 яшькә кадәр. Һәм еш кына студентлар ахырына кадәр формалашып бетмәгән максатлар белән килә. Соңрак аларны камилләштерәләр яисә гомумән үзгәртәләр. Әмма бу да зур плюс, чөнки шулай итеп алар үзләренә башка юнәлештә үсүнең кулайрак булуын аңлый», – дип аңлатты ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot