Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда яшәүче сугыш ветераны, тыл хезмәтчәне Анна Сергеевага 100 яшь тулды
Бүген Казанда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, тыл хезмәтчәне Сергеева Анна Ивановна йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Сергеева Анна Ивановна 1926 елның 13 февралендә Апас районының Биябаш авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга укырга килә. Училищены төгәлләгәч, 1943 елда 16 нчы заводка фрезерчы булып эшкә урнаша. Сугыш елларында шушы заводта эшләргә кала. 1949 елда кияүгә чыга һәм өч бала таба», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Заводта 40 ел эшләгәннән соң Анна Сергеева пенсиягә чыга һәм «Оргсинтез» профилакториена пешекче ярдәмчесе булып урнаша, анда тагын 20 ел эшли. «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале белән бүләкләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз