news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

^100 елдан артык тарихы булган Иркутски мәчете яңарырмы?

^100 елдан артык тарихы булган Иркутски мәчете яңарырмы?

(Казан, 14 март, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). Бу көннәрдә Иркутскидагы барлык мөселман җәмгыятьләренең җыелышы узган. Анда 100 елдан артык тарихы булган мәчетне төзекләндерү мәсьәләсе каралган. Татар оешмасы әгъзасы Мәдинә Рысмятова белдерүенчә, өлкә хакимияте инде акча бүлеп биргән булган, ләкин ул икенче катын төзекләндерүгә җитмәгән.

Архитектура һәйкәле булган борынгы мәчет 1930нчы елларда җимерелгән. Хәзер аны реставрацияләү кирәк. Бу атна азагында мөселман җәмгыяте вәкилләре кабат җыелып Иркутски губернаторына хат юлларга ниятлиләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot