news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

10 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов “ТНВ” өчен яңа бина төзеләчәген әйтте, Гүзәл Уразова һәм Элвин Грей бәхәсенә ачыклык кертелде, иртәгә «Мулла» фильмы прокатка чыга.

Рөстәм Миңнеханов “ТНВ” өчен яңа бина төзелүе турында әйтте / Бу ТАССР оешуның 100 еллыгына зур бүләк булачак, дип исәпли Татарстан Президенты.

Дәүләт Советында дәреслекләрне лицензияләү проблемалары турында фикер алыштылар / Бу мәсьәлә комитетның киләсе утырышы көн тәртибенә чыгарылачак.

Гүзәл Уразова һәм Элвин Грей бәхәсе: Россия авторлар җәмгыяте кем хаклы булуын әйтте / Танылган җырчылар арасында бәхәс "Красивая, хороший" җырына авторлык хокуклары өчен килеп чыкты.

Киләсе елда Татарстанда уртача хезмәт хакы күпмегә артачагы билгеле / 2018 елның гыйнвар-июль айларында уртача айлык хезмәт хакы, 8,6 процентка артып, 33 929 сум тәшкил иткән.

Илшат Рәхимбай, кинода төшерү өчен, атта йөри белгән татар малае эзли / Фильм Галимҗан Ибраһимовның “Алмачуар” повестена нигезләнеп төшереләчәк.

Иртәгә Татарстанда «Мулла» тулы метражлы фильмы прокатка чыга / «Мулла» фильмы Туфан Миңнуллинның шул исемдәге пьесасы буенча куелды.

Сөт сату күләме буенча Россия төбәкләре арасында Татарстан алдынгы урында тора / Авыл хуҗалыгы оешмаларының тәүлеклек сөт сату күләме 4 процентка артты.

Гөлшат Зәйнашеваның 90 еллыгына багышланган флешмобка Чулпан Йосыпова кушылды / Оештыручылар теләге булган һәркемне флешмобка кушылырга чакыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100