news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

10 октябрьдә Россия белән Мисыр арасында авиаочышларны яңарту турында фикер алышу көтелә

Элегрәк Россия Транспорт министрлыгына якын чыганак авиаочышлар октябрьдә яңартылырга мөмкин дип хәбәр иткән иде.

(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). 10 октябрьдә вице-премьер Аркадий Дворкович катнашындагы киңәшмәдә Россия белән Мисыр арасында авиаочышлар турында фикер алышу көтелә, дип белдерде федераль түрә дип яза "ТАСС".

Мисыр белән авиаочышларны яңарту турындагы сөйләшүләр 2015 ел ахырыннан бирле дәвам итә. Авиаочышлар 2015 елның ноябрендә Шарм-эш-Шейхтан Санкт-Петербургка оча торган самолет бортындагы теракттан соң туктатылды. Шуннан соң Мисырлар туристлар агымы 75 процентка кимегән.

Россия транспорт министры Максим Соколов Мисыр белән авиаочышларны яңарту срогы Мисыр аэропортларында персонал өчен аэропортның чиста зонасына үтүгә биометрик система куюдан тора дип хәбәр иткән иде. Аның сүзләренчә, гражданнар авиациясе куркынычсызлыгы өлкәсендә Россия-Мисыр хөкүмәтара килешүе агымдагы ел ахырына кадәр имзаланырга мөмкин.

Элегрәк Россия Транспорт министрлыгына якын чыганак авиаочышлар октябрьдә яңартылырга мөмкин дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot