news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

10 мартта Мәскәүдә Данис Зариповны Россиянең иң яхшы спортчысы буларак бүләкләү көтелә

РФ министрлыгы гамәлгә куйган бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 10 мартта Мәскәүдә уза

(Казан, 2 март, «Татар-информ»). РФ Спорт, туристлык һәм яшьләр сәясәте министрлыгы гамәлгә куйган бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы “Спорт 10” халыкара күргәзмәсе кысаларында 10 мартта Мәскәүдә уза.
Искә төшереп узабыз, конкурс кысаларында “Ак барс” хоккей командасы белән “Рубин” футбол командасы спортның кышкы һәм җәйге олимпия төрләре төркемендә “Елның спорт командасы” титулына ия булган иде.
“Барслыларның” һөҗүмчесе, атказанган спорт мастеры Данис Зарипов спортның кышкы олимпия төрләре төркемендә ел спортчысы дип танылды. “Бу карьерамда бик шатлыклы вакыйга, Россия күләмендә мине беренче тапкыр ел спортчысы дип таныдылар. Бу сезонда әлегә эшләр бик уңышлы бармаса да, минем эшемне бәяләүчеләргә рәхмәт белдерәсем килә”, - диде Зарипов, дип хәбәр итә ТР Яшьләр сәясәте, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot