news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

10 кеше ясаган проектны да миллиард кеше куллана ала - Тәбрис Яруллин

Тәбрис Яруллин "Казан арты" төбәкара форумы делегатларын Бөтендөнья татар яшьләре форумы эшчәнлеге белән таныштырды.

(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Тәбрис Яруллин "Казан арты" төбәкара форумы делегатларына Бөтендөнья татар яшьләре форумы эшчәнлеге белән таныштырды.

"Казан арты" форумы төбәкләре һәм татар районнары бер-берсенә якын. Аларның тормыш итү ягыннан да уртаклыклары күп. Шуңа без аларны берләштерергә булдык. "Акыл фабрикасы" кеше саны артыннан куа торган проект түгел. Без гадәттә кызыксынуы булган кешеләрне генә чакырабыз", - дип сөйләде Тәбрис Яруллин.

"Акыл фабрикасы” проекты җитәкчесе, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин делегатларны "Гыйлем", "Мин татарча сөйләшәм", "Татар-дозор", "Калеб", "Печән базары", "Акыл Фабрикасы", "Тарихи бранч", "JADID FEST", "Тавыш", "Бистә 2.0" һ.б. проектлар белән таныштырды.

"Күпчелек куллана торган "iPhone"ның беренче версиясе өтендә күпме кеше эшләде? Ун. Аз кеше уйлап табуга карамастан, хәзер аның белән миллиард кеше файдалана. Димәк 10 гына кеше эшләгән проект та киләчәктә милләтеңә зур уңыш китерә ала", - диде Тәбрис Яруллин.

16-17 сентябрь көнне "Акыл фабрикасы" Арча шәһәрендә "Казан арты" төбәкара форумын башлап җибәрде. Форумда Татарстанның Арча, Балтач, Әтнә, Саба, Биектау, Кукмара, Теләче, Мамадыш, Мөслим, Спас һәм Башкортстан, Чувашия, Удмуртия, Марий Эл, Ульяновск, Самара төбәкләреннән делегатлар катнаша. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100