news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

10 көндә «Притон» операциясе барышында беленгән 32 наркопритонның 26сы ябылган

Наркопритоннарны тентү вакытында 1,4 кг наркотик, шуның 7 граммнан артыгы героин, 630 граммы марихуана, 740 граммы мәк саламы, шприцлар табып алынган

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Татарстанда 21 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр игълан ителгән «Притон» операциясе барышында ачыкланган 32 наркопритонның 26сы ябылган.

Россиядә наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Россия федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе кебек структуралар берләшеп уздырган «Притон» оператив-кисәтү операциясендә барлыгы 1,8 мең хокук саклау органнары хезмәткәре катнашкан. Шушы 10 көн эчендә алар тарафыннан адрес буенча 14 мең тирәсе торак урыны, 6 меңләп торак урыны саналмаган подвал, чарлак, ташландык йорт, җылылык трассалары кебек җирләр тикшерелгән. Нәтиҗәдә, 238 административ хокук бозу очрагы ачыкланган һәм, аерым алганда, наркопритон оештыру белән шөгыльләнгән 32 кешегә карата рәсми кисәтү ясалган, тикшерү белән янә килгәч, шушы шөгылен дәвам иттерү сәбәпле, 26 затка карата РФ ҖКның 232 маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, шуларның 4се – хатын-кыз. Гомумән, 10 көндә хокук саклаучылар наркотикларның законсыз әйләнеше буенча барлыгы 112 җинаятьнең эзенә төшкән.

Наркопритон тотучылар исә, гаепләре исбатланган очракта, 4 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителергә мөмкин. Андый притоннарның иң күбе Казанда – 8, Чаллыда – 6, Әлмәттә – 3, Алабуга белән Түбән Камада – 2шәр һәм Мамадыш, Яшел Үзән, Бөгелмә, Лениногорскида һәм Теләче районының Үзәк авылында – 1әр. Табип кушуыннан башка наркотик матдә кулланган өчен шушы притоннарда эләккәннәргә карата административ хокук бозулары турында 213 протокол төзелгән. Наркотик матдәләрдән исә күбесенчә дезоморфин, ацетиллаштырылган опий, мәк саламы экстракты һәм героин кулланыла. Операция барышында наркопритоннарда үткәрелгән тентү вакытында 1,4 кг наркотик, шуның 7 граммнан артыгы героин, 630 граммы марихуана, 740 граммы мәк саламы, шприцлар, наркотик әзерләү өчен кулланылган савыт-саба һәм башка кирәк-ярак табып алынган. 

 Бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында үткәрелгән брифингта шундый мәгълүматлар китерелде. Анда наркотиклар әйләнешен контрольда тоту буенча Федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе оператив хезмәт җитәкчесе полиция полковнигы Сергей Забегин, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе башлыгы урынбасары милиция полковнигы Ринат Галимбәков һәм әлеге министрлыкның җинаятьләр эзләү идарәсе ягыннан оператив эзләү часте җитәкчесе милиция полковнигы Алексей Завгороднев, Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары милиция полковнигы Валентина Плеханова катнашты. Аларның һәммәсе дә «Притон» операциясен үткәрүдә алдан алынган мәгълүматларга таянуларын (наркопритоннар турында барлыгы 200дән артык шундый хәбәр килгән), бу уртак эштә «ышаныч телефоны», хатлар аша халыктан алынган хәбәрләрнең кирәкле булуын басым ясап әйтә һәм мәгълүмат биргән татарстанлыларга рәхмәтләрен җиткерә.

Искәртеп үтәбез: җыелышып наркотик матдәләр, алкоголь эчемлекләр кулланган урыннар, аларны оештыручылар хакында наркоконтрольның (843) 273-43-45 «ышаныч телефоны» аша хәбәр итәргә кирәк. Чөнки «Притон» операциясе төгәлләнсә дә, җәмгыятьне таркатырга корылган тискәре күренешләргә каршы юнәлдерелгән эш дәвам иттерелә. Ә наркотик матдәләр кулланучылар саны республикада елдан-ел арта, быел алар саны инде 15,8 меңнән артып киткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100